Түбән Кама халкына гражданлык бурычын үтәү белән бергә сәламәтлек турында да кайгырту мөмкинлеге булдырылды. Сайлау участокларында «Сәламәтлек нокталары» эшли. Биредә теләге булган һәркем экспресс-тикшерү уза һәм гриппка каршы прививка ясата ала.

Шундый пунктларның берсе 3нче лицейда урнашкан 2200нче сайлау участогында оештырылды. Кизү торучы медицина хезмәткәрләре көзге салкыннар башланганчы ук халыкка гриппка каршы вакцина ясый.

Шәһәр халкы бу мөмкинлектән актив файдалана. Күпләр тавыш бирергә генә түгел, медицина хезмәткәрләреннән киңәш алырга һәм грипптан саклану өчен прививка ясатырга да килә.