Сайлау көнендә 95 яшьлек Рокыя Сәхәбетдинова да участокка юл тотты. Ленинград блокадасын кичергән шәһәрдәш өчен сайлауда катнашу — еллар дәвамында сакланып килгән күркәм гадәт. Быел да ул үз тавышын бирде.

Түбән Камадагы 2206нчы сайлау участогында иң өлкән сайлаучыларның берсе — Рокыя Сәхәбетдинованы каршы алдылар. 95 яшьлек шәһәрдәш таякка таянып участокка килгән.

Рокыя Сәхәбетдинова сайлауларны бер дә калдырмавын әйтә.

«Сайлауга килергә кирәк. Тавыш бирү — безнең гражданлык бурычыбыз. Без аны һәрвакыт үтәргә тырышабыз», — ди ул.

2206нчы участокта 2 меңнән артык кеше тавыш бирергә тиеш. Сайлаучылар өчен биредә төрле чаралар да оештырылган. Алар арасында мастер-класслар һәм күңел ачу чаралары бар.

Сайлау участогы вәкилләре сүзләренчә, түбәнкамалылар бик актив. Биредә тавыш бирү көне бәйрәм мохитендә уза.