Бүген без Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда катнашабыз. Түбән Камада 117 участок иртәнге сигездә үз ишекләрен ачты. Шәһәр һәм районда гражданлык позициясен 195 меңгә якын түбәнкамалы белдерә алачак. Алар арасында махсус хәрби операциядә катнашучы втераннар, беренче төзүчеләр, тәүге тапкыр тавыш бирүчеләр дә бар.
Айрат Шакиров – махсус хәрби операция ветераны. Өч ел алгы сызыкта хезмәт иткән. Хәзер тернәкләнү уза. Сайлауларда катнашу минем өчен аеруча мөһим, ди түбәнкамалы. Хәрби 21дә 86 нчы номерлы участокта үз тавышын бирә.
Шәһәрнең беренче төзүчесе Анатолий Петряев та иртәнге якта ук гражданлык бурычын үтәргә килә. Сайлауларны калдырганым юк, ди мөхтәрәм шәһәрдәш.87 яшендә актив тормыш рәвеше алып бара. Яшьлек урамындагы 36нчы йортта йорт буенча өлкән.
Бүген без тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлыйбыз. Тавыш бирү 20 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Түбән Камада 117 участок эшли. Шәһәр һәм районда гражданлык позициясен 195 меңгә якын түбәнкамалы белдерә ала.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX
