Түбән Камада сәламәтлекне тикшерү өчен хастаханәгә генә бару мәҗбүри түгел. Хәзер диспансеризацияне Үзәк мәчет ишегалдында да узарга мөмкин. Күчмә медицина бригадасы биредә ике атнага бер тапкыр эшли.

Мәчеткә намазга килгәннәр арасында сәламәтлеген кайгыртырга теләүчеләр дә аз түгел. Тикшеренү узу өчен анкета тутырырга, анализлар тапшырырга һәм табиб-белгечләргә күренергә кирәк. Маммография дә узарга мөмкин. Иң мөһиме — барысын да бер урында һәм күп вакыт сарыф итмичә эшләргә була.

Түбән Чаллыдан килгән Садыйковлар гаиләсе дә диспансеризацияне мәчеттә узарга булган. Җәйне авылда үткәрүче гаилә өчен бу аеруча уңайлы.

«Бер сәгать эчендә кирәкле кабинетларның барысын да уздык: маммография дә, кан анализлары да бирдек. Безгә мондый мөмкинлек булдырган кешеләргә рәхмәт», — ди Дания Садыйкова.

Тикшеренүдән соң шәһәрдәшләрне кайнар чәй һәм тәм-том белән сыйлыйлар. Оештыручылар әйтүенчә, мәчет ишегалдында оештырылган диспансеризациянең төп максаты — сәламәтлекне тикшерү мөмкинлеген һәркем өчен уңайлы итү.

«Мәчеткә йөрүчеләрне генә түгел, төрле дин һәм милләт вәкилләрен дә чакырабыз. Бу — шәһәр үзәгендәге уңайлы урын. Кемдер паркка ял итәргә килә, кемдер кибеткә керә. Сәламәт шәһәрдәшләр — сәламәт шәһәр дигән сүз. Аллаһ рәхмәте яусын», — дип белдерде Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов.

Мондый профилактик тикшеренүләрнең әһәмияте саннарда да күренә. Түбән Кама районында ел башыннан диспансеризация вакытында 1300дән артык төрле авыру очрагы ачыкланган. Алар арасында 100 яман шеш очрагы да бар.

Табиблар искәрткәнчә, авыруны иртә ачыклау аны дәвалау мөмкинлеген арттыра. Шуңа күрә диспансеризацияне «соңрак» дип кичектермичә, үз сәламәтлегеңә вакытында игътибар бирү мөһим.

Үзәк мәчет ишегалдындагы күчмә медицина бригадасы ике атнага бер тапкыр эшли. Тикшеренү узарга килгәндә паспорт һәм мәҗбүри медицина иминияте полисы булу кирәк.