Иртәгесе көннең ни китерәсен белеп булмаган болганчык заманда яшибез. Күп нәрсә акча белән үлчәнгән бүгенге тормышның кырыслыгы кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләрендә дә чагыла сыман. Якыннан аралашу, очрашып хәл-әхвәл белешү, шатлыкны да, кайгыны да уртаклашу кебек ихлас кыйммәтләр, кызганычка каршы, кайчак икенче планга чигенә бара.

Авылдагы шайтан таяклары арасында түбәсе генә күренеп торган ата-ана нигезен бүлешә алмыйча, ике туганның суд юлында йөрүен аңлавы кыен. Ә бит туганлыкның кадерен белеп, бер-берсенә терәк-таяныч булып яшәүче гаиләләр дә бар. Шундыйларның берсе турында сөйлисем килә.

Мөслим районының Яңа Усы авылында Гөлбистан апа белән Иван дәдәй гаиләсендә биш бала дөньяга килә. Тату гына, матур гына яшәгәндә, гаилә ишеген язмышның ачы Җилләре кага. Нибары 37 яшен тутырган Иван дәдәйне каты авыруның чираттагы өянәгеннән табиблар коткарып кала алмый. Төпчек балаларына ике яшь тулган көнне Гөлбистан апа ирен соңгы юлга озата. Биш баласы белән 38 яшендә тол калган хатынның Җилкәсенә тормышның бөтен авырлыгы төшә. Балаларның иң олысына — 11, төпчегенә нибары ике яшь була.

Гөлбистан апаның бәхетенә, балалары үзара тату, дус һәм хезмәт сөючән булып үсәләр. Әнисенең иң зур ярдәмчесе, таянычы — 11 яшьлек Галя була. Ул кечкенә туганнарын карый, өй эшләрендә әнисенә булыша. Әтисенең авырудан Җәфаланганын күреп үскән кызда кешеләргә ярдәм итү теләге туа. Мәктәпне тәмамлагач, Галя Түбән Кама медицина училищесына укырга керә һәм гомеренең 16 елын химкомбинат поликлиникасында шәфкать туташы булып эшли.

Сеңлесе Рая да апасының юлын дәвам итеп, шәфкать туташы һөнәрен сайлый. Валя мәдәни-агарту өлкәсендә хезмәт куя. Юра белән Гена техник-механик һөнәрен үзләштерә. Һәркайсы тормышта үз юлын таба, үз гаиләсен кора, әмма туганлык Җепләрен өзми.

Гөлбистан апаның 89 яшендә вафат булуына да инде сигез ел узган. Әмма биш баланың бердәмлеге еллар узган саен ныгый гына бара. Алар бер-берсенә һәрчак терәк-таяныч. Шатлыкта да, авырлыкта да кулның биш бармагыдай бергә булырга тырышалар.

Сабантуй һәм керәшеннәрнең Питрау бәйрәмнәре туганнар өчен аеруча кадерле. Шушы бәйрәмнәрдә алар Яңа Усыда, ата-ана нигезендә барысы бергә Җыела. Аларны кече энеләре Гена каршы ала. Геннадий хатыны Гөлназ белән туганнарын һәрвакыт ачык йөз, тәмле сүз һәм мул табын белән каршы алып, кунак итәләр.

Туганлыкның кадерен белү гаиләдәге башка карарларда да чагыла. «Сүрәкә» керәшен фольклор ансамблен Җитәкләгән чорда Галинаны танылган Җырчы Салават Фәтхетдинов үз төркеменә эшкә чакыра. Бу — теләсә кайсы сәнгать кешесе өчен зур мөмкинлек. Әмма Галя гаиләсен калдырып, гастрольләргә чыгып китүне күз алдына да китерми. Ире Марс белән кызы Айгөлне беренче урынга куя.

Туганнарның бер-берсенә булган тугрылыгы Рая гаиләсенең язмышында да ачык күренә. Чаллыда яшәүче Рая кашык та тота алмыйча, хәрәкәтсез яткан ирен ике ел буе, сабый бала тәрбияләгәндәй, үзенең Җылысы, сабырлыгы һәм мәхәббәте белән карый. Бу да — гаиләгә, якын кешеңә тугрылыкның, чын мәхәббәтнең ачык мисалы.

Бүген Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Галина Ивановна Сабирова «Шәфкатьлелек» тернәкләндерү үзәгендә мәдәни-агарту хезмәткәре булып эшли. Гомеренең төрле чорларында ул кешеләргә Җылылык һәм ярдәм бирүче һөнәрләрне сайлаган.

Биш туганның тормышы — бүгенге көндә аеруча кирәкле бер гади хакыйкатьне искә төшерә: туганлык — кан белән генә түгел, күңел белән дә саклана. Бер-береңә вакыт табу, авыр чакта кул сузу, шатлыкны уртаклашу — боларның берсе дә искерми. Ата-ана нигезе дә, туганлык Җепләре дә нәкъ менә шундый мөнәсәбәтне саклаганда кадерле һәм нык була.

Земфира Гарифуллина