Бакый Урманче исемендәге 2нче гимназиядә урнашкан сайлау участогында хәйрия ярминкәсе узды. Укучылар әти-әниләре белән бергә өйдә тәм-томнар пешереп алып килгән, төрле сувенирлар әзерләгән.

Тавыш бирергә килгән кешеләр ярминкәдә дә катнаша алды: тәмле ризыклардан авыз итте, сувенирлар сатып алды. Җыелган акча махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә юнәлдереләчәк.

Хәйрия ярминкәсе гимназия коллективы тырышлыгы белән оештырылган.