Рөстәм Нәбиев Казанда «VI Яңа татар җыры» бәйгесенең гала-концертында чыгыш ясады. Ул Зифа Нагаеваның «Әче әремнәрдән бал җыям» җырын башкарды һәм I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.
Казанның «Пирамида» концертлар залында «VI Яңа татар җыры» бәйгесенең гала-концерты узды. Кичә дәвамында сәхнәдән тамашачыга таныш хитлар да, беренче тапкыр яңгыраган яңа җырлар да башкарылды.
Концертның иң тәэсирле мизгелләренең берсе Рөстәм Нәбиевның чыгышы булды. Ул Зифа Нагаева иҗат иткән «Әче әремнәрдән бал җыям» җырын башкарды. Аның һәр сүзе, һәр аһәңе залдагыларның йөрәгенә үтеп керде. Җырчы чыгыш вакытында кичергән хисләрен яшерә алмады — аның күзләренә яшь тулды. Тамашачылар Рөстәм Нәбиевның чыгышын аягүрә басып алкышлады.
Рөстәм Нәбиев белән Зифа Нагаева «VI Яңа татар җыры» бәйгесендә I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар. Авторга да, башкаручыга да 200 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылды.
Альбина Вәлиева
MAX
