Түбән Камада 2008 елда туган Анна Аверьяванованы эзлиләр. Яшүсмер кыз 15 сентябрьдә өеннән чыгып киткән һәм кире кайтмаган. Хәзер аны туганнары һәм волонтёрлар эзлиләр.

«Компас НК» эзләү отряды хәбәр иткәнчә, кызның буе — 159 сантиметр. Чәчләре — каштан төсендә, күзләре — куе яшел.

Яшүсмер кызның кайда булуы турында нинди дә булса мәгълүматы булган кешеләрдән +7 (917) 261-91-71, 102 яки 112 телефон номерларына шалтыратуны сорыйлар.