Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Думасына сайлаулар тәмамлану уңаеннан оештырылган «Бергә булырга вакыт» фестивалендә республика халкына мөрәҗәгать итте. Бәйрәм Казандагы «Гаилә үзәге» янында узды.

«Сезнең гражданлык позициягез өчен зур рәхмәт белдерәсем килә. Сайлаулар бернинди кыенлыкларсыз, уңышлы узды. Бу — сезнең актив гражданлык позициягезне күрсәтә», — дип ассызыклады Татарстан Рәисе.

Казанның «Чаша»сы янында бәйрәм чаралары көн дәвамында узды һәм 22:00 сәгатьтә тәмамланды. Концерт программасында Мия Бойка, Татьяна Куртукова, «Кар-Мэн» һәм «Отпетые мошенники» төркемнәре чыгыш ясады. Кичәне Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов йомгаклады.