Түбән Камада яшәүче Ольга Ульданова сайлаучылар арасында уздырылган «Бөтен гаилә белән сайлыйбыз» республика фотобәйгесендә Sollers ST8 автомобиле откан. Җиңүчеләрнең исемнәре «Татарстан Алга» төркемендә игълан ителде.

Ольга Ульданова кызы белән сайлау участогы янында төшкән фотосын бәйгегә җибәргән. Ул автомобиль отачагына бөтенләй өметләнмәвен һәм мондый уңышка ышанмавын әйткән.

«Бу могҗизага тиң. Мондый бәйге оештырганыгыз һәм аңлатып бетергесез шатлык бүләк иткәнегез өчен зур рәхмәт. Барыгызга да уңышлар телим. Мондый бәйгеләр киләчәктә дә дәвам итәр дип өметләнәм. Барыгызга да тынычлык, игелек һәм исәнлек-саулык телим», — дип язган түбәнкамалы.