Белгечләр кыргый җәнлекләр юлга чыгу ихтималы зур булган урыннарда аеруча игътибарлы булырга киңәш итә. Бәрелеш булмасын өчен тиешле тизлек режимын саклау, юл билгеләренә игътибар итү һәм, бигрәк тә, төнлә юлда уяу булу мөһим.

Шәһәр эчендә дә кыргый җәнлекләргә юлыгу ихтималы бар. Түбән Кама урамнарында поши йөгерүе видеога төшерелгән. Шаһитлар өчен бу кызыклы күренеш булса да, машина йөртүчеләр өчен ул куркыныч хәлгә әйләнергә мөмкин.

«Автомобиль йөртүчеләргә рөхсәт ителгән тизлекне сакларга, бик сак һәм игътибарлы булырга, шулай ук кыргый җәнлекләр юлга чыгарга мөмкин булган урыннар турында хәбәр итүче билгеләргә игътибар итәргә киңәш итәбез», — ди Дәүләт автоинспекциясенең пропаганда хезмәте бүлеге инспекторы Ландыш Фәрхетдинова.

Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе белдерүенчә, Татарстанда кыргый хайваннар дәүләт милке булып санала. Аларга бәрелгән очракта шоферлар табигый ресурслар һәм экология министрлыгына китерелгән зыян өчен компенсация түләргә тиеш. Җәнлекнең төренә карап, штраф күләме 6 меңнән алып 80 мең сумга кадәр тәшкил итә.