Бу шәһәр һәм район урамнарының торышына битараф булмаган кешеләрнең, предприятиеләрнең, волонтерларның, иҗтимагый оешмаларның уртак эшенең лаеклы нәтиҗәсе.

Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә Түбән Кама районы яшелләндерү буенча да җитди эш алып барганы өчен билгеләп үтелде. Быел сәнәгать предприятиеләре белән бергә 216 гектар мәйданлы «Яшел боҗра» дигән яңа урман полосасы булдырыла.