Радик Сабиров 1979 елда Аксубай районында туган. Казан дәүләт университетын тәмамлаган һәм филология фәннәре буенча кандидатлык диссертациясен яклаган. Хезмәт эшчәнлеген ул «Безнең спорт» газетасында, «Мәгариф» журналында һәм «Интертат» интернет-басмасында башлап җибәргән.

2014 елда «Идел» журналы, ә 2019 елда «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире итеп билгеләнгән. Аның җитәкчелегендә басма республикада танылган, сыйфатлы һәм ышанычлы вакытлы матбугат чарасына әйләнде.

НТР медиахолдингы Радик Сабировның гаиләсенә һәм якыннарына тирән кайгы уртаклашуын белдерә.