Анастасия Андронова улы Никитаның махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүен ул китеп баргач кына белә. Никита әнисенә эшкә китүен әйтә. Ана кеше улының күз яшьләре белән саубуллашуын күрсә дә, моның сәбәбен соңрак кына аңлый. Бу аларның соңгы очрашуы була. 2023 елның 1 апрелендә Никита Бахмут өчен барган бәрелешләрдә һәлак була. Аңа нибары 23 яшь була.

— Мин аның дуслары күп икәнен белә идем. Әмма без беркемгә дә хәбәр итмәгән килеш, соңгы юлга озатырга шулкадәр күп кеше килгәч кенә моны чынлап аңладым. Хәзер дә кайбер дуслары аның юклыгын белми. Кемдер әле дә «ВКонтакте» аша язып, хәлләрен сорый. Без бит аның сәхифәсеннән бернәрсә дә бетермәдек. Соңыннан гына аның инде өч ел элек һәлак булуын беләләр. Ул һәрвакыт шат күңелле, ярдәмчел, соңгы күлмәген дә салдырып бирергә әзер кеше иде, — дип искә ала Никитаның әнисе.

Ә менә Руслан Шагаев 2023 елның 11 мартында һәлак була. Ул 2022 елның октябрендә мобилизацияләнгән, разведчик-пулеметчы булып хезмәт иткән. Никита кебек үк, Руслан да Түбән Кама индустриаль техникумын тәмамлаган, икесе дә электромонтер һөнәрен үзләштергән булган. Батыр егетләр истәлегенә уку йортында мемориал булдырылган.

— Ул разведкага киткән була. Иртәнге дүрттә һәлак булган. Разведкадан штабка кайтканда гомере өзелгән. Без аны тугыз ай көттек. Аннары зур хөрмәт белән җирләдек. Мин улым белән горурланам, ул — чын герой, — ди Русланның әнисе Асия Шагаева.

Русланның апасы Альбина Буранова да әлеге мемориалның әһәмиятен ассызыклап: — Безнең элеккеге училище бу стендны укучылар, укытучылар, туганнар һәм киләчәк буын безнең солдатларны, Ватан өчен гомерләрен биргән егетләрне онытмасын өчен ачты, — диде.

Сеңлесе Регина Сидорова да яшь буын өчен мондый үрнәкләрнең кирәклеген билгеләп үтте: — Балалар алар кебек батыр, курку белмәс булып үссеннәр, тормыш авырлыкларыннан курыкмасыннар иде, — диде ул.

Һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар
Һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар // Фото ntr-24.ru сайтыннан

Бүген мемориаль стендта индустриаль техникумның 27 чыгарылыш укучысының исеме урын алган. Аларның берсе — Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан сугышчы. Калганнары махсус хәрби операция барышында һәлак булган. Хәзерге вакытта йөздән артык чыгарылыш укучысы хезмәтләрен дәвам итә, ә утызлап кеше демобилизацияләнгән.

Техникум директоры урынбасары Римма Носова сүзләренчә, уку йортында патриотик тәрбиягә зур әһәмият бирелә. — Алар безгә һәрчак очрашуларга килә. Без беренче курслардан алып дүртенче курсларга кадәр студентларны җыябыз. Егетләр үзләре күргәннәрне сөйлиләр, күрсәтәләр һәм патриотизмның сүз генә түгел, ә чын гамәл икәнен аңлаталар. Вакыты җиткәч, укытучылар һәм әти-әниләр салган тәрбия чынбарлыкта чагыла, — диде ул.

Техникум өчен аеруча куанычлысы — демобилизациядән соң бер чыгарылыш укучысының туган уку йортына әйләнеп кайтып, укытучы булып эшли башлаган. Бүген ул ОБЖ фәнен укыта һәм техникум взводын җитәкли.

Батырларның исемнәре күңелләрдә мәңге сакланыр. Аларның тормыш юлы яшь буын өчен батырлык, тугрылык һәм Ватанга мәхәббәт үрнәге булып кала.