Бүген тапшыруда:

«Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. Радмир Беляев эшләр барышын карап чыкты.

Шәхси автомобильләреннән баш тарттылар. Йөзләгән түбәнкамалы «Эшкә – велосипедта» акциясенә кушылды.

Юл иминлеге иленә сәяхәт. Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр өчен юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча конкурс узды.

Фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу һәм киләчәккә планнар билгеләү. «Адымнар» гимназиясе бөтен республика педагогларын бергә җыйды.

Үрнәк, сәләтле, иҗади татар нәселләрен барладылар. Лайф. «Мин бәхетле гаиләм белән» бәйгесеннән махсус репортаж.