Химиклар көненә багышланган кичке концерт 8 меңнән артык түбәнкамалыны һәм шәһәр кунакларын берләштерде. Бәйрәм «Нефтехимиклар» паркында узды.
Тамашачылар алдында җирле артистлар һәм иҗат коллективлары чыгыш ясады. Алар бәйрәм кәефе тудырып, тамашачыларга җылы хис-кичерешләр бүләк итте.
Кичәнең төп кунагы — Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Элвин Грей булды. Ул сәхнәдән иң популяр җырларын башкарды, ә тамашачылар һәр чыгышны көчле алкышлар белән каршы алды.
Бәйрәм гомерләрен химия һәм нефть тармагы белән бәйләгән түбәнкамалылар хөрмәтенә оештырылды.

Альбина Вәлиева
MAX
