Бәйрәм сәхнәсендә татар, мари, удмурт, чуваш, керәшен һәм районда яшәүче башка милләт вәкилләренең иҗат коллективлары чыгыш ясады. Тамашачылар милли җырлар, дәртле биюләр, халык көйләре белән сугарылган бай концерт программасын алкышларга күмде.

Түбән Кама Халыклар дуслыгы йорты директоры урынбасары Ольга Гудошникова әйтүенчә, хәзерге вакытта әлеге мәдәни үзәктә 17 милли-мәдәни берләшмә эшләп килә. Аларның күбесенең үз ансамбльләре бар.

— Быел шәһәребез 60 еллык юбилеен билгеләп үтә. Без бүгенге концерт аша Түбән Камага булган мәхәббәтебезне күрсәтергә, аның күпмилләтле һәм бик дус шәһәр икәнен тагын бер кат ассызыкларга теләдек, — дип билгеләп үтте ул.

Һәр иҗат коллективының үз тарихы, үз юлы бар. Мәсәлән, чуваш ансамбле инде 30 елдан артык эшләп килә. Коллектив әгъзалары үз халкының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклап, аларны киң җәмәгатьчелеккә җиткерүгә зур көч куя.

— Безнең ансамбль чуваш иҗтимагый үзәге каршында оештырылды. Аның беренче җитәкчесе бик талантлы кеше — Борис Петрович Никитин булды. Ул вакытта ансамбльдә иллегә якын кеше шөгыльләнде. Без Мәскәүдә дә, Казанда да, Чабаксарда да, Ульяновскида да, хәтта Төркия һәм Югославиядә дә чыгыш ясадык. Менә инде 36 еллап иҗат итәбез, — дип сөйләде коллектив вәкиле Олег Ильюхин.

Концертка килгән тамашачылар да бәйрәмнән күтәренке күңел белән таралышты.

— Безнең шәһәр күпмилләтле, һәм бу бик яхшы. Монда төрле халыклар мәдәнияте бергә үрелә, — диделәр барысы да бертавыштан.

«Гаилә» паркындагы әлеге концерт Түбән Каманың төп байлыгы — төрле милләт вәкилләренең дус һәм тату яшәвен тагын бер кат раслады. Милли мәдәниятләрнең бер мәйданда очрашуы шәһәр халкы өчен чын бәйрәмгә әверелде.