Түбән Каманың 83нче балалар бакчасында татар телен өйрәтүнең яңа алымнарына багышланган төбәкара семинар-практикум узды. Татарстанның төрле шәһәр-районнарыннан килгән 45 педагог тәҗрибә уртаклашты, авторлык методикаларын тәкъдим итте һәм балаларны туган телдә сөйләшергә өйрәтүнең үзенчәлекле юлларын күрсәтте.
Балалар шәһәр һәм район җитәкчеләренең исемнәрен татарча белә, сорауларга туган телдә иркен җавап бирә. Моңа аларны кечкенәдән уеннар һәм кызыклы биремнәр аша өйрәтеп ирешәләр. Семинарда тәрбиячеләр нәкъ шундый алымнар белән уртаклашты.
Хәрәкәтләнеп тә өйрәнәләр
Яр Чаллыдан килгән Кәдрия Габдрахманованың — 32 еллык эш тәҗрибәсе булган тәрбияченең — балаларны татар теленә өйрәтү өчен үзенең «Салават күпере» проекты бар. Уен барышында сабыйлар хәрәкәтләнә, шул ук вакытта җөмләләр төзергә һәм яңа сүзләр үзләштерергә өйрәнә.
Алабуга шәһәреннән килгән тәрбиячеләр балаларны кызыксындыру өчен заманча технологияләрне дә куллана. Мәсәлән, 3D-ручка ярдәмендә рәсемнәр ясыйлар, әзер эшләрне кулларына алып карыйлар, алар белән уйныйлар. Иң мөһиме — балаларның татар телен ишетүе генә түгел, ә аны көндәлек аралашуда куллануы.
Тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы
«Балалар бакчасында татар телен өйрәтүдә яңа алымнар куллану» семинар-практикумы күп еллар дәвамында оештырыла. Быел бирегә Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Алабуга шәһәрләреннән һәм Балык Бистәсе районыннан 45 педагог җыелды. Катнашучылар авторлык методикаларын тәкъдим итте, эш тәҗрибәләре белән уртаклашты, бер-берсенең алымнарын өйрәнде.
Милли гореф-гадәтләрне дә онытмыйлар
Семинар чыгышлар, осталык дәресләре һәм халык уеннары белән үрелеп барды. 83нче балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар «Орчык өмәсе» йоласын сәхнәләштерде. Милли гореф-гадәтләр белән танышу балаларга халкыбызның мәдәниятен аңларга һәм аның кыйммәтләрен кечкенәдән үзләштерергә ярдәм итә.
Альбина Вәлиева
MAX
