Зур максатларга ирешү, киләчәк һөнәрне сайлау һәм уңышка юл табу. Мәскәү татарлары һәм төрки халыклары Милли конгрессы җитәкчесе 36 нчы мәктәп укучылары белән очрашты. Быел Рөстәм Ямалиев Түбән Каманың 19 уку йортында булган. Якташыбыз 30 елдан артык Россия башкаласында җәмәгать эшчәнлеге алып бара. Милли гореф-гадәтләрне саклауга, буыннар арасындагы бәйләнешне ныгытуга аерым игътибар бирә. 

Укучыларның йөзләрендә – җитдилек белән кызыксыну. Бүген алар өчен гадәти булмаган дәрес. 36нчы мәктәпкә Мәскәү татарлары һәм төрки халыклары Милли конгрессы җитәкчесе Рөстәм Ямалиев килә. Аралашу ачык диалог форматында уза. Белем алу, киләчәк һөнәрне сайлау, ватанпәрвәрлек һәм зур максатлар куеп, аларга ирешү кебек темалар күтәрелә.

Мисал итеп кунак Фикрәт Табиев белән Николай Лемаевны искә ала. Әлеге шәхесләрнең хезмәте Түбән Каманың үсешендә мөһим роль уйнаган. Аларның тормыш юлы кыю фикерләрнең һәм нәтиҗә өчен җаваплылыкның зур проектларны тормышка ашыруда мөһим роль уйнавын күрсәтә. 

Очрашудан соң Рөстәм Ямалиев Фикрәт Табеев музеена да кереп чыга. Татарстан өлкә комитетының беренче секретаре белән шәхсән таныш булган. Алты ел элек музей ачылганда ул бүләк итеп тапшырган экспонатлар бүген дә саклана. Бу юлы исә кунак мәктәп китапханәсенә яңа китаплар алып килә. Быел якташыбыз Түбән Каманың 19 уку йортында укучылар белән очрашкан.