18 октябрьдә 22:00 тирәсендә Түбән Каманың «Дуслык» бакчачылык ширкәтендә ВАЗ-2114 автомобиле йөртүчесе хатын-кызны бәрдергән һәм юл-транспорт һәлакәте урыныннан китеп барган. Зыян күрүчене хастаханәгә озатканнар.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре йөртүченең кем булуын ачыклаган. Ул — 1989 елгы ир-ат. Аңа карата административ беркетмәләр төзелгән.

Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, суд ир-атны авария урынын калдыруда гаепле дип тапкан һәм аны җиде тәүлеккә административ кулга алу турында карар чыгарган.