Блогер Гөлия Вәлиәхмәтова MAX каналында язылучылары арасында конкурс үткәргән. Төп бүләк — Истанбулга сәяхәт. Җиңүчене онлайн форматта ачыклаганнар. Бәйгедә Түбән Камада яшәүче 45 яшьлек Гүзәлгә бәхет елмайган.

Тик аның чит ил паспорты юк икән. Шуңа күрә ул ул сәяхәт урынына акчалата бүләкне сайлаган.

«Ышануы да кыен! Бик шатмын. Рәхмәт!» — дип сөенече белән уртаклашкан Гүзәл.