Бакый Урманче урамындагы 29 нчы йортта яшәүче Олег Романов ярты ел дәвамында подъезддан чыга торган урынга пандус куйдырту юллап йөргән. Аяксыз калган ир-ат бирешмичә, мәсьәләне ахырына кадәр җиткергән. Нәтиҗәдә, подъездда хәрәкәте чикләнгән кешеләр өчен уңайлы һәм куркынычсыз пандус булдырылган.

Түбәнкамалы очраклы рәвештә имгәнү нәтиҗәсендә аягын югалткан. Подъезддагы текә баскычлар аның өчен җитди кыенлык тудырган, ә элекке җыелмалы пандустан файдалану уңайсыз булган. Хәзер исә яңа конструкция ике яклап тотынгычлар белән җиһазландырылган, ә пандусның авышлыгы куркынычсыз итеп эшләнгән.

«Хәзер барысы да бик уңайлы. Ике якта да тотынгычлар бар, төшү һәм менү дә җиңел. Мондый яхшы пандус булыр дип хәтта күз алдыма да китермәгән идем», — ди Олег Романов.

Проблеманы хәл итүдә шәһәр хезмәтләре дә ярдәм күрсәткән. Мөрәҗәгатьне архитекторлар, коммуналь хезмәт вәкилләре һәм «Инвалидлар ассоциациясе» вәкилләреннән торган җәмәгать комиссиясе караган. Белгечләр урында техник мөмкинлекләрне бәяләп, куркынычсыз пандус проектын әзерләгән.

Пандус урнаштыру чыгымнарын йортта яшәүчеләр үзләре каплаган. Фатир хуҗаларының өчтән икесе күпфатирлы йортның гомуми бюджетыннан акча бүлеп бирүне хуплаган. Кирәкле сумма йортның реклама һәм башка керемнәре хисабына тупланган, эшләрнең бәясе якынча 160 мең сум тәшкил иткән.

Хәзер йортта хәрәкәте чикләнгән кешеләр өчен уңайлы шартлар булдыруны дәвам итәргә җыеналар. Аерым алганда, 14 нче подъезд янында «Инвалидлар өчен машина кую урыны» билгесен урнаштыру планлаштырыла.