«Капиталь ремонт» программасы кысаларында быел 83 күпфатирлы йорт төзекләндерелә. Әлеге максатларга 900 миллион сум акча юнәлдерелә. Эшләр 11 төрле юнәлеш кысаларында башкарыла.
Түбән Кама шәһәре төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү департаменты директоры Денис Баландин сүзләренә караганда, иң зур күләмдәге финанс чаралары түбәләрне капиталь ремонтлауга юнәлдерелә. Төзүчеләр проспектындагы 32 йорт. Эшчеләр подъезд эчен штукатурлыйлар. Радмир Беляев җитәкчелегендәге махсус комиссия капиталь ремонт барышын тикшерә. Ачыкланганча, төзекләндерү билгеләнгән графиктан калыша.
Махсус комиссия Вахитов проспектындагы 7 нче йортта да булды. Монда да капиталь ремонт эшләре белән тоткарлыклар бар. Түбән Кама шәһәре төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү департаменты директоры Денис Баландин сүзләренә караганда, мәсьәлә контрольгә алынган.
«Капиталь ремонт» программасы кысаларында быел Түбән Камада 83 күпфатирлы йорт яңартыла. Әлеге максатларга якынча 900 миллион сум акча юнәлдерелә. Эшләр 11 төрле юнәлеш кысаларында башкарыла. Алар йортларның торышын яхшыртуга, инженерлык челтәрләрен яңартуга һәм яшәү өчен уңайлы шартлар тудыруга юнәлдерелгән.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX
