17 октябрьдә Түбән Камада «Калдыклар — керемгә» экологик акциясе узачак.
Икенчел чималны түбәндәге адреслар буенча тапшырырга мөмкин:
- 9:00–9:30 — Балалар экология-биология үзәге (Шинчылар проспекты, 59);
- 9:40–10:10 — «Ковер» яшьләр үзәге (Мәктәп бульвары, 7/2);
- 10:20–10:50 — «Эссен» сәүдә үзәгенең яңа бинасы парковкасы (Төзүчеләр проспекты, 55).
Акция кысаларында картонны килограммын 3 сумнан, китапларны, журналларны һәм ак кәгазьне 5 сумнан, алюминий банкаларны 30 сумнан кабул итәчәкләр.
Альбина Вәлиева
MAX
