Ел башыннан бирле Түбән Каманың җәмәгать транспортыннан 9 миллион пассажир файдаланган. Бу хакта җитәкчеләрнең атналык киңәшмәсендә хәбәр иттеләр. 

Статистика мәгълүматларына караганда, автобуслар һәм трамвайлар көн саен 750дән артык рейс ясый. Шуларның 400е — шәһәр эчендә, 38е — шәһәр яны маршрутларында. Бакчаларга йөрү өчен 136 рейс оештырыла, ә трамвайлар 178 тапкыр юлга чыга.

Ел ахырына кадәр шәһәрдә 11 трамвайны яңарту планлаштырыла. Киңәшмәдә киләсе елга планнар турында да сөйләделәр.

«2027 елда Түбән Камада трамвай юлларын ремонтлауга 1 млрд сум акча бүлеп биреләчәк. Барлыгы 12 чакрымнан артык юлны ремонтлау планлаштырыла. Бу трамвайларның җайлырак йөрүенә, тавышның һәм тибрәнүнең кимүенә, шулай ук тизрәк хәрәкәт итүенә мөмкинлек бирәчәк. Әлеге эшләргә әзерлек инде башланды», — дип хәбәр итте Түбән Кама муниципаль районының пассажирлар ташуны оештыру һәм диспетчерлык үзәге директоры Максим Парамонов.