2026 елның гыйнварыннан сентябренә кадәр Түбән Кама районы юлларында 129 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда тугыз кеше һәлак булган, 158 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Бу хакта район дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.
Инспекторлар мәгълүматларына караганда, дүрт юл-транспорт һәлакәте исерек хәлдә руль артына утырган машина йөртүчеләр гаебе белән килеп чыккан.
Тугыз айда җәяүлеләрне бәрдерүнең 39 очрагы теркәлгән. Шуларның 26сы махсус кичүләрдә булган, 12сендә җәяүлеләр юлны светофорның кызыл утына яки тиешле булмаган урында чыккан.
Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны тизлек режимын сакларга, җәяүлеләр кичүләрендә аеруча игътибарлы булырга һәм куркыныч маневрлардан тыелырга чакыра.
Альбина Вәлиева
MAX
