Түбән Камада Тынычлык проспектыннан Корабельная урамына чыгу юлында хәрәкәт чикләнәчәк. Бу инженерлык челтәрләрен ремонтлау белән бәйле, дип белдерде шәһәр администрациясенең матбугат хезмәте.

Эшләр вакытында хәрәкәт Тынычлык проспектының җөп ягында реверсив режимда оештырылачак. Чикләүләр 22нче октябрьгә кадәр гамәлдә булачак.

Шәһәр хакимияте машина йөртүчеләрне игътибарлы булырга һәм вакытлыча куелган юл билгеләренә таянып хәрәкәт итәргә чакыра.