Түбән Кама муниципаль районы башлыгы 24нче лицейда булды. Бу — шәһәрдә бишенче сыйныфтан башлап бары тик малайлар гына белем ала торган бердәнбер уку йорты. Радмир Беляев педагоглар һәм укучылар белән аралашты, лицейдагы уку-укыту шартлары белән танышты.
Лицейда физика, математика һәм мәгълүмати технологияләрне тирәнтен өйрәнүгә зур игътибар бирелә. Радмир Беляев уку йорты базасында ясалма интеллект үзәге булдыру тәкъдимен җиткерде. Ул Түбән Кама укучыларына бу юнәлештә заманча белем алырга һәм практик күнекмәләр үзләштерергә ярдәм итәчәк. Проект концепциясен эшләү профильле белгечләргә йөкләнде.
Район башлыгы уку кабинетларын һәм йокы бүлмәләрен дә карады. Инфраструктураны ремонтлау өчен кирәкле эшләр күләмен һәм чыгымнарын билгеләү максатыннан смета әзерләргә кушты. Хәзерге вакытта уку һәм йокы корпусларында идәннәрне алыштыралар. Әлеге максатларга 3 миллион 200 мең сум акча бүлеп бирелгән.
Спорт инфраструктурасына да игътибар бирелде. Лицей территориясендәге футбол кырының өслеге шактый таушалган. Аны ремонтлау мәсьәләсе өстәмә рәвештә каралачак.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX
