НТР медиахолдингына кергән «Туган як» һәм «Нижнекамская правда» газеталарына ташламалы бәядән язылу өчен бары 3 көн калды. Акция 16 нчы октябрьгә кадәр гамәлдә.

Түбән Камада нәшер ителүче вакытлы матбугатны киләсе елның беренче яртысында укырга теләсәгез, почта бүлекләренә яки редакциянең үзенә килегез. Бүген газета укучылар исемлеген шәһәр хакимияте хезмәткәрләре тулыландырды. Шәһәр һәм район җитәкчеләренең эш көне җирле басмаларга язылудан башлана. Алар һәр иртәне НТР-24 медиахолдингына кергән «Туган як» һәм «Нижнекамская правда» газеталарын укудан башларга киңәш итәләр. 16 октябрьгә кадәр ташламалы бәя гамәлдә.

Түбән Камада нәшер ителүче вакытлы матбугатны киләсе елның беренче яртысында укырга теләсәгез, почта бүлекләренә яки редакциянең үзенә килегез. Александр Леонтьев — «Туган як» газетасының даими укучысы. Татар басмасын гаиләләре белән укыйлар. Язылмыйча калганнары юк.

Киләсе яртыеллыккка «Туган як”ны өегезгә алдыру — 1060 сум. Альтернатив язылучылар 720 сумнан языла ала. Татар басмасы — атнасына бер тапкыр чыга. Якыннарыгызны, өлкән туганнарыгызны да сөендерә аласыз. Безнең адрес: Химиклар проспектындагы 64а.