Түбән Камада татар мәдәниятенә һәм милли гореф-гадәтләргә багышланган «Түбән Кама гүзәле һәм батыры» конкурсына гаризалар кабул ителә башлады. Анда 14 яшьтән 25 яшькә кадәрге талантлы яшьләр катнаша ала.
Конкурста 7–11 нче сыйныф укучылары, югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары, шулай ук эшләүче яшьләр катнаша ала. Бу — үз сәләтеңне күрсәтү, татар мәдәнияте белән якыннан танышу һәм мактаулы исемнәр өчен көч сынашу мөмкинлеге.
- Анкета җибәрү өчен электрон почта адресы: molodezh-nk@yandex.ru
- Белешмәләр өчен телефон: +7 (953) 403-17-76
Альбина Вәлиева
MAX
