Түбән Камада яшәүче 57 яшьлек ир-ат мошенникларга 841 мең сум акчасын биргән. Алдакчылар аны «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы аккаунтына чит кешеләр кергән дип ышандырган. Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылган.

Зыян күрүче сөйләвенчә, барысы да «Макс» мессенджерына килгән смс-хәбәрдән башланган. Анда аның популяр белдерүләр сайтында әйбер сатуы турында язылган булган. Ир-ат сылтамага күчкән. Шуннан соң аңа «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы аккаунтына чит кешеләр керүе турында кисәтүләр килә башлаган.

Озакламый аның белән билгесез кешеләр элемтәгә кергән. Алар үзләрен Росфинмониторинг һәм Федераль куркынычсызлык хезмәте (ФСБ) хезмәткәрләре дип таныштырган. Ир-атка аның исеменнән кредитлар рәсмиләштерергә тырышулары турында әйткәннәр.

Алдакчыларга ышанган түбәнкамалы банктагы счетыннан 1 миллион 41 мең сум акчасын алган. Аның 200 мең сумын ипотека кредитын түләүгә тоткан, ә калган 841 мең сумын мошенниклар күрсәткән урынга алып барып, код сүзен әйткәннән соң курьерга тапшырган.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Полиция хезмәткәрләре тикшерү үткәрә.