Түбән Кама районында яңа елга порты төзүгә кагылышлы проект документлары экспертизаны уңышлы узган. 2026 елның 9 октябрендә уңай бәяләмә бирелгән һәм ул Бердәм дәүләт экспертиза реестрына (ЕГРЗ) кертелгән.
Кама елгасында, Котловка гидротехник корылмалар районында төзеләчәк булачак йөк порты өчен агымны көйләү һәм ярларны ныгыту корылмалары төзү күздә тотыла. Проектны төзүче — «ТЭМПО-Порт» компаниясе. Махсуслаштырылган гидротехник проектны «Центррегионводхоз» федераль учреждениесенең «Средволгаводхоз» филиалы әзерләгән.
Әлеге проект Татарстан Республикасы Инвестиция советы хуплаган «ТЭМПО-ПОРТ» эре мультимодаль логистика үзәгенең мөһим өлеше булып тора. Комплекс йөкләрне күчереп төяү һәм төбәк предприятиеләрен Каспий, Азов һәм Кара диңгез бассейннары белән тоташтыручы елга логистикасын үстерү өчен билгеләнгән. Порт үзәген үстерүгә кертеләчәк инвестицияләрнең гомуми күләме якынча 17 миллиард сум дип бәяләнгән.
Беренче этапта акваторияне гидротехник яктан җиһазландыру, ярларны ныгыту һәм портның эш куәтләрен файдалануга тапшыру планлаштырыла. Аннары янәшәдәге складлар һәм тимер юл инфраструктурасы үстереләчәк.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX
