Түбән Камада эт аркасында юл-транспорт һәлакәте булган. Машина йөртүче йорт хайванын бәрдермәс өчен рулен уңга борган һәм тукталышка килеп кергән.
Авария 20 октябрь иртәсендә Гагарин урамындагы «Эластик» тукталышында теркәлгән. Вакыйга мизгеле видеога эләккән. Кадрларда күренгәнчә, «Лада» автомобиле җәяүлеләр йөри торган урынга чыккан һәм юл билгесен бәрдергән.
Альбина Вәлиева
MAX
