Татарстан мәктәпләрендә көзге каникуллар 29 октябрьдә башлана һәм 8 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кышкы каникуллар 31 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр булачак. Беренче сыйныф укучылары өчен өстәмә каникуллар 13–21 февральдә узачак.

Язгы каникуллар 2027 елның 27 мартында башлана һәм 4 апрельдә тәмамланачак.