Түбән Каманың Менделеев урамындагы 26нчы йортта яшәүчеләр ишегалларын бергәләп матурлаган. Ә эштән соң чәй өстәле артында аралашып, күршелек мөнәсәбәтләрен тагын да ныгытканнар.

Өмәдә катнашучылар коелган яфракларны, корыган ботакларны җыйган, газоннарны чистарткан. Һәркем уртак эшкә үз өлешен керткән. Ишегалдының чисталыгы һәм ямьлелеге өчен бергәләп тырышканнар.

Очрашуны йорт буенча җаваплы Фәридә Нигъмәтҗанова оештырган. Эшләр тәмамлангач, күршеләр бергәләп чәй эчкән, сөйләшкән, аралашкан.

Территориаль иҗтимагый үзидарә советы рәисе Әлфия Хөснетдинова фикеренчә, мондый чараларның әһәмияте ишегалдын тәртипкә китерү белән генә чикләнми.

«Мондый очрашулар ишегалдын чистартып кына калмый, кешеләрне дә якынайта. Күршеләр бер-берсен яхшырак белә, кирәк чакта ярдәм итә һәм уртак йортлары турында бергәләп кайгырта. Бик зур рәхмәт!» — диде ул.