22 октябрьдә Татарстанда бераз җылытачак. Бу хакта республика Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада төнлә термометр баганалары -4 градус билгесенә төшәчәк. Көндез һава +9…+14 градуска кадәр җылыначак.
Синоптиклар фаразлавынча, явым-төшем көтелми. Күк йөзе болытлы булачак, урыны белән кояш та күренәчәк. Төньяк-көнчыгыштан һәм көнчыгыштан секундына 3–8 метр тизлектә җил исәчәк.
Альбина Вәлиева
MAX
