Түбән Каманың 37нче микрорайонында «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында киләсе елда башкарылачак эшләр турында фикер алышуның беренче этабы тәмамланды. Ишегалларын төзекләндерү мәсьәләләре җирле халык белән бергә хәл ителә.
Яшьлек урамындагы 36нчы, 36а һәм 36б йортларда, шулай ук Корабельная урамындагы 3нче һәм 7нче йортларда яшәүчеләр торак-коммуналь хуҗалык департаменты вәкилләре белән очрашты.
Бу хакта территориаль иҗтимагый үзидарә советының социаль челтәрдәге төркемендә хәбәр ителә.
Киләсе елда микрорайондагы 14 ишегалдын төзекләндерү планлаштырыла. Очрашуга яшьләр дә, өлкәннәр дә килгән, һәркем үз фикерен җиткерә алган.
Иң күп сораулар яктыртуга кагылган. Түбәнкамалылар ишегалларында караңгы урыннар булуын әйтеп, утларны күбрәк урнаштыруны һәм территорияне куркынычсызрак итүне сораган. Машина кую урыннарын киңәйтү мәсьәләсе дә күтәрелгән.
Моннан тыш, ишегалды юлларын ремонтлау, балалар мәйданчыкларын яңарту, эскәмияләр кую һәм чүп контейнерлары өчен махсус урыннар булдыру тәкъдимнәре яңгыраган.

Халыкның барлык тәкъдимнәрен теркәп, алдагы эштә исәпкә алу өчен белгечләргә тапшырганнар.
Киләсе этап 2027 елның март-апрель айларына билгеләнгән. Бу вакытка белгечләр төзекләндерү проектын әзерләячәк. Башта аны халыкка тәкъдим итеп, фикерләрен исәпкә алачаклар, аннары гына раслаячаклар.
Альбина Вәлиева
MAX
