Түбән Камада «Жилищный фонд» идарәче компаниясенең Кама аръягы бүлеге җитәкчесе гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау вакытын бозган өчен административ җаваплылыкка тартылган. Штраф күләме 50 мең сум тәшкил иткән.
Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Прокуратура тикшерүенә Корабельная урамындагы 58нче йортта яшәүче хатын-кызның шикаяте сәбәп булган. Ачыкланганча, 22 майда ул идарәче компаниягә рәсми мөрәҗәгать юллаган. Анда торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне исәпләү тәртибен аңлатуны сораган. Гамәлдәге законнар нигезендә, идарәче компанияләр җавапны 10 эш көне эчендә бирергә тиеш. Әмма мөрәҗәгать итүче документны 29 июньдә генә алган. Шулай итеп, җавап өч атнага якын соңга калган.
Идарәче компания җитәкчелеге хатның вакытында җибәрелүен раслаучы документларны тәкъдим итә алмаган. Компания вәкилләре җавапларның тапшыру турында хәбәрнамәсез, гади почта аша җибәрелүен аңлаткан. Бу исә оешмага үз йөкләмәләрен үтәвен раслау мөмкинлеген чикли.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча, «Жилищный фонд» идарәче компаниясенең Кама аръягы бүлеге җитәкчесе күпфатирлы йортлар белән идарә итү эшчәнлеген алып бару кагыйдәләрен бозуда гаепле дип табылган (Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 7.23.3нче маддәсе, 1нче өлеше). Штраф билгеләнгән.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX
