Татар биюе, әрмән җырлары, чуваш уеннары һәм заманча музыка. Түбән Каманың Халыклар дуслыгы йортында «Этно-движ» проекты башланды. Аның максаты — милли мәдәниятләр белән таныштыру, яшьләр арасында дуслыкны ныгыту.
Кичәдә татар, керәшен, әрмән, чуваш, рус һәм мари милли-мәдәни җәмгыятьләре вәкилләре катнашты. Программада милли җырлар һәм биюләр, халык уеннары, шулай ук дискотека булды. Катнашучыларга киемнәрендә милли элементлар булу шарты куелган иде.
Медицина көллияте студенты Азалия Кәримова татар халкының гореф-гадәтләрен һәм милли моңын бию аша күрсәтә. Ул мондый очрашулар яшьләр өчен аеруча мөһим дип саный.
Кичәдә һәр милләт үзенең уеннарын тәкъдим итте. Катнашучылар бер-берсенең чыгышларында да актив катнашты. Оештыручылар фикеренчә, мондый чараларда төрле милләт вәкилләре үзләрен бердәм команда итеп хис итә.
«Этно-движ» проектына нигез салучы Ольга Вәлиуллина әйтүенчә, төп максат — яшьләрне төрле халыкларның мәдәнияте белән кызыксындыру һәм милләтләр арасында дуслыкны ныгыту. Оештыручылар мондый очрашуларны алга таба да үткәрергә ниятли.
Альбина Вәлиева
MAX
