Түбән Каманың кикбоксинг буенча спортчысы Анастасия Никитенко WAKO Дөнья кубогы җиңүчесе булды. Әлеге дәрәҗәле ярышлар Үзбәкстанда узды. Анда спортның бу төрендә иң көчле көрәшчеләр көч сынашты.
Анастасия Никитенко К-1 дисциплинасында көч сынашты. Ярышларда 47 илдән 2,5 меңнән артык спортчы катнашты.
Руслан Зариповның тагын бер шәкерте дә дәрәҗәле турнирда уңышка иреште. Виктория Белоусовага финалда җиңүгә аз гына җитми калды. Нәтиҗәдә, спортчыбыз икенче урынны алды.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX
