Түбән Камада «Исерек йөртүче» профилактик чарасы бара. Инспекторлар шәһәр юлларында массакүләм тикшерүләр үткәрә.

Алкогольле эчемлек кулланган хәлдә автомобиль белән идарә иткән өчен 45 мең сум штраф һәм 1,5–2 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү каралган. Кагыйдәне кабат бозган очракта җинаять җаваплылыгы яный: өч елга кадәр иректән мәхрүм итәргә һәм автомобильне конфискацияләргә мөмкин.

Исерек килеш рульгә утыручылар турында 112 һәм 02 номерлары буенча хәбәр итәргә мөмкин. Профилактик чара 29 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

«Алкогольле эчемлек кулланган хәлдә транспорт чарасы белән идарә итү — юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның иң куркыныч төрләреннән берсе. Мондый сәфәрләрнең нәтиҗәләре еш кына фаҗига белән тәмамлана. Бу машина йөртүченең үзенә дә, пассажирларга, җәяүлеләргә һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларның башкасына да кагыла», — дип хәбәр итте Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсенең дәүләт автоинспекциясе бүлеге итәкчесе Илдар Әхмәтҗанов.