Муса Җәлилнең иҗатын төрле телләрдә яңгыратырга теләүчеләрне әдәби бәйгедә катнашырга чакыралар. Гаризалар 20 ноябрьгә кадәр кабул ителә. Ярышта Россия һәм чит илләрнең биш яшьтән өлкәнрәк кешеләре катнаша ала.
IX Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенә гаризалар кабул итү 15 октябрьдә башланды. Проектның төп максаты — Советлар Союзы Герое, татар шагыйре Муса Җәлилнең иҗади мирасын киң җәмәгатьчелеккә таныту, тарихи хәтерне саклау һәм сәнгатьле уку осталыгын үстерү.
Бәйгене Татарстанның Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары, шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы оештыра.
Катнашучылар үзләрен сигез номинациядә сынап карый ала. Алар арасында Муса Җәлил шигырьләрен татар, рус һәм дөнья халыклары телләрендә уку, фронтовик язучыларның әсәрләрен башкару, «Җәлилчеләр» номинациясе, шагыйрь шигырьләренә язылган җырларны тәкъдим итү бар. Аерым номинацияләр күмәк чыгышларга һәм профессиональ башкаручыларга да каралган.
Бәйге берничә этапта узачак. Гаризалар 20 ноябрьгә кадәр кабул ителә. 21–28 ноябрьдә тәкъдим ителгән материаллар беренчел тикшерү үтәчәк. 29 ноябрьдән 15 декабрьгә кадәр жюри чыгышларны бәяләячәк һәм финалистларны сайлап алачак. Йомгаклау этабы 16–30 декабрьдә онлайн форматта үткәрелә.
Җиңүчеләр һәм призлы урыннар яулаучылар 2027 елның февралендә Казанда узачак гала-концертта катнашу мөмкинлеге алачак.
Исегезгә төшерәбез, 2025–2026 елларда узган VIII Халыкара «Җәлил укулары»на Россиянең 39 төбәгеннән һәм алты чит илдән 40 меңнән артык гариза килгән. Катнашучылар әсәрләрне 26 телдә башкарган.
Альбина Вәлиева
MAX
