«Альфа» мәдәният йортына йөрүчеләр махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен җылы киемнәр, дарулар, өйдә әзерләнгән тозлы ризыклар һәм кайнатмалар җыйган. Бу эшкә мәктәп укучылары да кушылган.

Волонтерлар хәрбиләргә махсус хәрби операция башланганнан бирле ярдәм итә. Бу юлы балалар да читтә калмаган: солдатларга рәсемнәр ясаганнар, хатлар язганнар. Аларның кәгазьгә төшергән һәр теләгендә тыныч күк йөзе, туган якка кайту һәм якыннар белән кабат күрешү өметләре чагыла.

Гуманитар ярдәм әзерләүдә «Вдохновение» һәм «Әйдәгез, таныш булыйк» клубларына йөрүчеләр катнаша. Алар арасында хезмәт ветераннары, беренче төзүчеләр, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар һәм актив пенсионерлар бар. Волонтерлар азык-төлек һәм кирәк-яраклар җыя, хәрбиләргә акчалата ярдәм дә күрсәтә.

«Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен биш өч литрлы банка кайнатма алып килдем. Мәдәният йортына килгән саен ярдәм итмичә кала алмыйм. Пенсия алган саен акча да күчерәм. Иң зур теләгем — хәрбиләрнең туганнары, әти-әниләре, балалары һәм хатыннары янына исән-сау әйләнеп кайтулары», — ди волонтерларның берсе.

Иң актив волонтерларга рәхмәт хатлары тапшырылган. Берничә ай эчендә шактый ярдәм тупланган: азык-төлек, җылы киемнәр, дарулар һәм акча. Гуманитар йөк тиздән фронтка озатылачак.