Түбән Камада яшәүче 23 яшьлек кыз яңа танышына ышанып, мошенникларга 148 мең 350 сум акча күчергән.

Зыян күрүченең сөйләвенчә, егет биржадагы аккаунтының блоклануын әйткән һәм аны ачарга ярдәм итүен сораган. Техник ярдәм хезмәтенә мөрәҗәгать итү нәтиҗә бирмәгәч, ул кыздан үз аккаунты аша булышуын үтенгән.

Башта егет биржага акча кертү һәм аннан чыгару өчен үзенең банк картасын кулланган. Соңрак, картасының блоклануын сәбәп итеп, кыздан биржадагы счетны тулыландыруын сораган.

Яңа танышына ышанган кыз мошенниклар күрсәткән счетларга акча күчерә башлаган. Аңа комиссия түләү, аккаунтны раслау һәм акчаны кире чыгару өчен түләргә кирәклеген аңлатканнар. Шулай итеп, ул барлыгы 148 мең 350 сум акчасын югалткан.

Мошенниклар тагын акча таләп иткәч кенә, кыз үзенең алдануын аңлаган һәм полициягә мөрәҗәгать иткән.

Әлеге очрак буенча Россия Җинаять кодексының 159нчы маддәсе («Мошенниклык») нигезендә җинаять эше кузгатылган. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.