Түбән Кама районының Шәңгәлче авылында яшәүче хатын-кызлар махсус хәрби операциядә катнашучыларга өй токмачы әзерләгән. Алар бу эшкә бергә җыелып, солдатларга туган як җылысын һәм якыннарының кайгыртуын җиткерергә теләгән.

жители села раскатывают тесто для лапши

«Без бер максат белән бергә җыелдык һәм бар күңел җылыбызны кушып токмачлар кистек. Өй ризыгы һәм туган җир җылысы сугышчыларга аларны көтүләрен һәм алар турында уйлауларын искә төшереп торса иде», — дип уртаклашты авыл хатын-кызлары.