Бүген тапшыруда:

  • Кыргый хайваннарны куркыту өчен. Сүбәләк трассасында акустик приборлар урнаштырыла.
  • Шәхесе ачыклана. Юл-транспорт һәлакәте урыныннан качкан шофер кулга алына.
  • Гражданнар мөрәҗәгатьләрен вакытында карамаган. Идарәче компания җитәкчесенә штраф салынган.
  • Игътибар үзәгендә — яшүсмерләр. Каникуллар вакытында полиция хезмәткәрләре төнлә урамда йөрүче яшьләрне ачыклаячак.
  • Татар телен өйрәтүдә яңа алымнар куллану. 83нче балалар бакчасында төбәкара семинар-практикум узды.