Соңгы өч айда Түбән Кама балалар хастаханәсенә питбайк, мотоцикл, электр самокаты һәм башка шәхси мобильлек чаралары белән бәйле юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күргән 75 яшүсмер китерелгән. 

Бу хакта медицина учреждениесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Травматолог-ортопед Союн Тачкулиев күптән түгел җәрәхәтләнгән 17 яшьлек пациент турында сөйләде. Яшүсмернең сөякләре сынмаган, әмма ул җитди тән җәрәхәтләре алган.

«Сөякләре сынмаса да, яшүсмер җитди җәрәхәтләр алган: тәнендә тирән яралар күп, йомшак тукымалары да нык зарарланган. Без аңа кирәкле медицина ярдәме күрсәттек. Хәзер тормышына куркыныч янамый, әмма дәвалану һәм тулысынча тернәкләнү өчен вакыт кирәк булачак», — дип сөйләде табиб.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һәм табиблар ата-аналарны балаларга питбайк, мотоцикл һәм куәтле электр самокатлары сатып алмаска чакыра. Мондый транспорт чаралары белән идарә итү махсус күнекмәләр таләп итә, ә саксыз йөрү җитди җәрәхәтләргә китерергә мөмкин.