Дуслык турында әкият балалар йөрәгенә юл тапты. Түбән Каманың «Сөенеч» курчак театры Абдулла Алишның «Чукмар белән Тукмар» әсәрен сәхнәләштерде. Дуслык, татулык һәм бер-береңне аңлау турында сөйләгән премьераны беренчеләрдән булып Б. Урманче исемендәге 2 нче гимназия укучылары карады. 

Якты декорацияләр, матур костюмнар һәм заманча музыкаль бизәлеш әкияткә яңа сулыш өрә. Балалар тамашаны кызыксынып күзәтеп кенә калмый, артистлар белән бергә җырлыйлар, бииләр.

Сәхнәгә чыгар алдыннан ул үзенә грим ясап, образын тулыландыра. «Чукмар белән Тукмар» әкиятендә әби ролен Алия Юлтимирова башкара. 

«Сөенеч» курчак театры оешуына сигез ел. Без биш спектакль сәхнәләштердек. Һәрберсе тәрбияви темага багышлана. Түбән Камада гына түгел, Татарстанның төрле районнарына чыгабыз. Балаларны һәм әти-әниләрне үз спектакльләребез белән сөендерәбез», – дип фикерләре белән уртаклашты «Сценеч» курчак театрының сәнгать җитәкчесе Вәсилә Исмәгыйлева

Дуслык, татулык һәм бер-береңне аңлау турында сөйләгән премьераны беренчеләрдән булып Б. Урманче исемендәге 2 нче гимназия укучылары карадылар. «Сөенеч» курчак театры спектакльне башка мәктәп укучыларына да тәкъдим итәчәк.