Бүген пионнар көне билгеләп үтелә. Түбән Каманың Менделеев урамындагы 26нчы йортта яшәүчеләр үз ишегалдында әлеге һәм башка төрле чәчәкләр үстереп, күршеләрнең дус-тату мөнәсәбәтен һәм уртак хезмәтне күрсәтәләр.
Фәридә Нигъмәтҗанова ишегалдындагы матурлыкны күрсәтә:
Аллы-гөлле, хуш исле чәчәкләр күзләрне иркәли, ә йортта яшәүчеләр аларны җанлы һәм игътибарлы караш белән үстерәләр: суын сибәләр, чүбен утыйлар, туфрагын йомшарталар. Һәркемгә эш җитәрлек.
Ишегалдында пионнар, жасмин, петунияләр күп, тиздән астралар, гладиолуслар һәм лилияләр дә чәчәккә күмелер. Бу матурлык күршеләрнең генә түгел, үтеп баручыларның да кәефен күтәрә.
Матурлык тудыручыларның бердәнбер үтенече — чәчәкләргә сак караш. Аларны өзмәү, сындырмау һәм табигый гүзәллеккә хөрмәт белән карау кирәклеген искәртәләр.

Альбина Вәлиева
MAX
