Үзәк район хастаханәсенең актлар залында – бәйрәм рухы. Ак халатлыларны шәфкать туташлары көне белән Радмир Беляев котлый. Әлеге һөнәр белән Түбән Кама мэры кечкенәдән таныш. Әнисе Татарстанның атказанган табибы.

«Сезнең һөнәр – бик җаваплы. Район үзәк хастаханәсен, барлык медицина объектларын үстерү буенча планнарыбыз бик күп. Хәзер стоматология поликлиникасына карарга барам. Тиздән без аны ачачакбыз. 20се капиталь ремонттан соң бала тудыру йортын ачабыз. Шул ук көнне медколлегия үткәрәбез. Министр үзе безгә чираттагы тапкыр киләчәк», – дип билгеләп үтте үз чыгышында Түбән Кама мцниципаль районы башлыгы, Түбән Кама мэры Радмир Беляев.

Бүген Түбән Каманың сәламәтлек саклау өлкәсендә 2700 шәфкать туташы хезмәт куя. Озак еллар һәм намус белән үз эшләрен башкарган шәфкать туташларына Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Түбән Кама районы башкарма комитетыннан Рәхмәт хатлары тапшырылды. Барлык чыгышлар да алар хөрмәтенә.

Шәфкать туташларының һәрвакыт ярдәмгә әзерлеген күпьеллык тарих раслый. Бүген узган чарада каһарман табибларны да искә алдылар, аларга көчле алкышлар яңгырады.